news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филиппин Президенты Россия белән төрле өлкәләрдә элемтәләр ныгыячагына ышанычын белдерде

Казанда «Россия - АСЕАН» саммиты нәтиҗәләре буенча имзаланган документлар Россия һәм АСЕАН дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа этабын билгеләячәк.

Бу хакта журналистларга Филиппин Президенты Фердинанд Ромуальдес Маркос хәбәр итте.

«Казандагы саммитта без Россия һәм АСЕАН илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең алдагы этабы нигез булып торачак мөһим документларга, шул исәптән Казан декларациясен имзалау турында килештек. Быел без мөнәсәбәтләрнең 35 еллыгын билгеләп үтәбез.Киләчәктә фән, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм энергетикада хезмәттәшлек буенча концептуаль документлар турында фикер алыштык», – дип белдерде Филиппин Президенты.

Шулай ук, аның сүзләренчә, 2026-2030 елларга энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тоткан комплекслы чаралар планы гамәлгә кертеләчәк

Фердинанд Маркос АСЕАН исеменнән Россия Президенты Владимир Путинга Казанда делегацияләргә кунакчыл караш өчен рәхмәтен һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итүенә ышанычын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot