news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филиппин Президенты Россия – АСЕАН хезмәттәшлеген киңәйтергә өндәде

Филиппин Президенты Фердинанд Маркос фикеренчә, һаман да тирәнәя барган геосәяси билгесезлек шартларында Россия һәм АСЕАН дәүләтләре арасында хезмәттәшлек тынычлыкка иң ышанычлы юл булып кала. Ул Казанда Россия – АСЕАН юбилей саммитының пленар утырышында шулай дип белдерде.

Форумның рәистәше булган Филиппин лидеры очрашуны оештырган һәм катнашучыларны кабул иткән өчен Россия ягына рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, саммитны уздыру урыны буларак Казанны сайлау символик мәгънәгә ия, чөнки гасырлар дәвамында биредә төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр бергә үрелеп барган һәм бер-берсен баеткан.

Маркос сүзләренчә, хәзерге партнерлык нигезләре 35 ел элек – Россия Куала-Лумпурда АСЕАН тышкы эшләр министрлары очрашуында катнашканда салынган. «Үзара хөрмәт, мөстәкыйль тигезлек һәм тыныч хезмәттәшлек принциплары бүген дә актуаль булып кала», – диде ул.

Филиппин башлыгы Россия һәм АСЕАН илләре арасындагы хезмәттәшлекнең өч төп юнәлешен билгеләде. Шуларның беренчесе дип ул тынычлык, иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итүне атады. Аның сүзләренчә, террорчылык, товарлар һәм кешеләрнең законсыз әйләнеше, киберҗинаятьчелек һәм интернет-мошенниклык дәүләт чикләрен танымый, шуңа күрә илләр диңгез куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы көрәш һәм киберкиңлекне яклау өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, шулай ук куркынычларны кисәтү механизмнарын үстерергә тиеш.

Маркос икътисади партнерлыкны үстерүне икенче өстенлек дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге сәүдә һәм инвестицион элемтәләр үсеш өчен зур потенциалга ия. Аның фикеренчә, якларга икътисади мөмкинлекләрне активрак киңәйтергә, сәүдә процедураларын гадиләштерергә, инвестиция агымнарын арттырырга һәм эшлекле бергәлекләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга кирәк. Филиппин Президенты сүзләренчә, азык-төлек һәм энергетика куркынычсызлыгы мәсьәләләренә, шулай ук кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итүгә һәм икътисадның яңа тармакларын үстерүгә аерым игътибар бирү зарур.

Өченче юнәлеш дип утрау дәүләте башлыгы гуманитар хезмәттәшлекне атады. Сүз стипендия программалары, студентлар белән алмашулар, академик партнерлыклар, туризм, мәдәният һәм сәнгать турында бара. Аның сүзләренчә, нәкъ менә кешеләр арасындагы элемтәләр озак вакытлы партнерлыкның нигезен тәшкил итә.

Филиппин Президенты яшьләргә аерым игътибар юнәлтте. Ул искәрткәнчә, яшь буын уртак проектлар үзәгендә булырга тиеш, чөнки нәкъ менә аңа Россия белән АСЕАН арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәген билгеләргә туры киләчәк. «Утыз биш ел – ул нигез. Алга таба безнең бу фундаментта нәрсә төзиячәгебез безнең сайлауга һәм җаваплылыкка бәйле», – дип белдерде Филиппин Президенты һәм үз иленең АСЕАНдагы рәислек шигарен искә төшерде: «Киләчәккә бергә юл салып».

Россия белән АСЕАН партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июнь көннәрендә уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа-Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot