Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филипп Киркоров: Бүгенге тамашамда татар милли костюмы элементларын кулланачакмын
«Мисс, миссис һәм кечкенә мисс БРИКС 2026» беренче халыкара матурлык конкурсы жюри составына кергән Россиянең халык артисты Филипп Киркоров «Казан Экспо» күргәзмә үзәге сәхнәсендә барган чаралар аны иҗади тәҗрибәләргә рухландырганын әйтте.
«Бүгенге шоу мине илһамландырды, без аны барыбыз да карадык, карыйбыз, һәм тагын карарбыз. Ләззәт алдык. Иртәгә үземнең тамашамда татар милли костюмы элементларын кулланачакмын», - дип ышандырды артист.
Киркоров шулай ук конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуына игътибар итте.
«Бүген бу искиткеч матурлык бәйрәменең жюри әгъзасы булу зур мәртәбә», – дип белдерде җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз