news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филипин Президенты: Казан декларациясе – Россия белән АСЕАН мөнәсәбәтләренең яңа этабы

Филипин Президенты: Казан декларациясе – Россия белән АСЕАН мөнәсәбәтләренең яңа этабы
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда узган Россия – АСЕАН саммитында имзаланган документ Россия белән ассоциация илләре арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа этапны башлап җибәрәчәк. Бу хакта журналистларга Филипин Президенты Фердинанд Ромуальдес Маркос хәбәр итте.

«Казандагы саммитта без мөһим документлар, шул исәптән Россия белән АСЕАН илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләсе фазасы өчен нигез булып торучы Казан декларациясен имзаладык. Быел без мөнәсәбәтләребезгә 35 ел тулуны билгеләп үтәбез. Без уртак белдерүләрне ныгыттык һәм фән, мәдәният һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында концептуаль документ турында фикер алыштык», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Ул АСЕАН исеменнән Россия Президенты Владимир Путинга Казанда җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм илебез белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итүгә өмет белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot