news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармониянең Музыкаль-әдәби лекторие яңа сезонын ачты

Лекторий Казанда һәм Чаллыда Людмила Зыкинаның 90 еллыгына багышланган концертлар бирде.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Музыкаль-әдәби лекторие яңа концерт сезонын Людмила Зыкинаның 90 еллыгына багышланган концерт белән ачты. Бу хакта Филармония лекторие җитәкчесе Владимир Васильев хәбәр итә.

Концертның махсус кунагы – С.Г.Чаговец исемендәге Курск халык хоры. “Хорның бер солисты Ленар Әхмәтҗанов – Татарстан егете. Без аның очраклы гына танышкан идек. Ул интернеттан үзенең педагогы Владимир Васильевны эзләгәндә миңа юлыкты. “Владимир Михайлович, сез мине 50 ел элек укыткан идегез”, дип хат язды. Ә миңа 38 яшь иде. Сүзнең Опера һәм балет театры дирижеры Владимир Васильев турында баруын аңладым инде. Әмма без шуннан соң ул солист белән аралаша башладык һәм быел бергә концерт эшләргә уйладык. Людмила Зыкина истәлегенә әзерләнгән концерт – шуның нәтиҗәсе”.

С.Г.Чаговец исемендәге Курск халык хоры белән Владимир Васильев Чаллының Орган залында да ике концерт биргән. “Башта бер концерт дип уйлаган идек. Тамашачы соравы буенча тагын бер концерт куярга туры килде, - ди. – Кунаклар тамашачының бик итагатьле һәм рәхмәтле булуын әйтте”.

Алга таба Лекторийның Чаллыда Пушкинга һәм Толстойга багышланган әдәби-музыкаль кичәләре көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100