news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Филармониянең концертлар залында Изге Патрик көне бәйрәм ителәчәк
Халыкара мәйданны ул бәйрәм елдан-ел киңрәк яулый бара, менә инде Казанга да килеп җиткән
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). 13 март көнне Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында (Казан ш., Павлюхин ур., 73) Ирландиянең яклаучысы саналган Изге Патрик көне бәйрәм ителәчәк. Бу көн бөтен дөньяда 17 мартта билгеләнә, халыкара мәйданны ул бәйрәм елдан-ел киңрәк яулый баруын исәпкә алып, быел аны казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары да концерт карап уздыра ала.
Концерт дигәннән, анда Казанның музыкаль һәм бию коллективлары катнашачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе. “Lovely Madness” триосы этно стилендә инструменталь джаз номерлары, “Sonas” ирланд бию театры үзенчәлекле биюләре белән күңелләрне җилкендерсә, “EthnoArt” барабанчылары чын этник аһәңнәр белән таныштырачак. Шулай ук “Романтика” симфоник оркестры, Иван Чуркин башкаруында волынкада көйләр тәкъдим ителәчәк, Изге Цицилия хоры һәм филармония солистлары чыгышлары булачак. Болардан тыш, иҗади мастер-класслар биреләчәк, ирланд сырасын тәмләп карарга мөмкин булачак, нәтиҗәдә, анда катнашкан һәр кеше үзен мизгелгә генә булса да мактаулы ирландияле итеп тоячак, дип вәгъдәли оештыручылар.
Хәзерге вакытта әлеге бәйрәмгә билетлар сатыла, бәясе – 100-200 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2