Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туй» музыкаль-хореографик спектаклен тәкъдим итте
Казанда узучы «Филармониада» халыкара фестивале кысаларында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә концерт тәкъдим итте.
Беренче бүлектә тамашачыларга «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтелде.
Тамашачылар Казан һәм Себер татарларының XX гасыр башындагы никахлашу йолаларын карады..

Икенче бүлектә коллектив тамашачыларны ансамбльнең алтын фондындагы җыр һәм биюләр аша татар халык сәнгате белән таныштыруын дәвам итте.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов «Татар-информ» хәбәрчесенә чара турында фикерен белдерде.
«Туй йоласы – ул безнең тарихыбыз. Тарихсыз киләчәк була алмый. Безнең спектакльдә 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башы байлар туе тасвирлана. Минемчә, без үзебезнең милләт кешеләренә дә, башка милләт вәкилләренә дә халкыбызның бай булуын күрсәтергә тиеш» , - диде ул.

Аның сүзләренчә, «Туй» музыкаль-хореографик спектакле, көтеп алынган сабый кебек, матур итеп дөньяга килгән.
«Ике елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 90 яшь тула. Максатыбыз – ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру, тамашачыларга күрсәтү», - дип билгеләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз