Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Филармониядә «Татар моңы» бәйгесе җиңүчеләре катнашында концерт була
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара конкурсы җиңүчеләре катнашында концерт була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
3 ноябрьдә «Татар моңы» фестивале кысаларында оештырылган концертта бәйге җиңүчеләре, татар эстрадасының популяр җырчылары һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары катнаша.
«Программада бөек җырчыбыз Илһам Шакиров репертурыннан заманча эшкәртелгән җырлар һәм бүгенге татар эстрадасының популяр җырлары Асылъяр, Зәринә Хәсәншина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Чулпан Йосыпова, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыбуллин, Алинә Даутова, Айгөл Гардисламова, Алмас Хөсәинов,Фәридә Сөнгатова, Булат Закиров, Гөлнара Байназарова, Салават Шәфыйков, Миләүшә Миңнушина,Фердинанд Сәлахов, Резеда Галимова, Әсхәт Хисмәтов, Вил Усманов башкаруында яңгыраячак», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз