news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармониядә сәнгать осталарының исемнәрен агач утыртып мәңгеләштерәләр

3 октябрьдә Г.Тукай исемендәге филармония паркында агач утыртылачак.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 3 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе паркында агач утыртылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгана Г.Тукай исемендәге филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркта мәшһүр сәнгать әһелләре исеменнән агач утырту традициясен дәвам итә. Беренче агачлар филармония паркында 2015 елның көзендә, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалова исеменнән утыртылган иде.

2016 елның 26 апрелендә паркта Г.Тукайның тууына – 130, Татар филармониясенә бөек шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышлап зәңгәр чыршы утыртылды.

2016 елның көзендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова паркта ике чыршы утыртты.

2017 елның 25 апрелендә филармония паркында атаклы дирижер, СССРның халык артисты, И.Сталин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Натан Рахлин һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агач утыртылды.

3 октябрендә Татар филармониясе паркында исемле агачларны Татарстанның халык артистлары Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, сәхнә ветераны Булат Балтанов утыртачак, ди проект авторлары.

Атаклы сәнгатькәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән оештырылган проектта Татар филармониясе коллективы, сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы әгъзалары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100