news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филармониядә Лидия Әхмәтованың ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе уза

Китапка композиторның кырык бер әсәре тупланган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Казанда Лидия Әхмәтованың «Джазлы Казан» дип аталган ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узачак.

Чара 25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Татарстан Филармониясенең джаз-оркестры директоры Лидия Әхмәтова профессиональ иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышлап, үзенең җыр һәм романслар җыентыгын чыгарды. Китапка композиторның кырык бер әсәре тупланган.

«Бу — республикабызда татар джазына багышланган беренче китап. „Джазлы Казан“ җыентыгы яшь талантларга яңа идеяләр һәм сәхнә образлары табарга ярдәм итсә, аларны кызыклы фикерләргә этәрсә, иҗади уңышларга таба баруын тизләтсә, мин бик шат булачакмын!» — ди Лидия Әхмәтова.

«Джазлы Казан» ноталары җыентыгы, вокал башкару сәнгатенә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен, Татарстан Республикасының белем бирү музыкаль учреждениеләренә бүләк ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot