news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармониядә Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган «Барлау» концерты узды

Премия 2021 елның 15 февралендә өч номинациядә биреләчәк: «Хатын-кыз тавышы», «Ир-ат тавышы», «Халыкчан җырчы». Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Филармониядә Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган «Барлау» концерты узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган «Барлау» концерты узды.

Концертта Рәсим Низамов, Илсаф, Эльмира Кәлимуллина, Римма Ибраһимова, Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Закиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Резидә Шәрәфиева, Фердинанд Сәлахов, Резидә Галимова, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Эльза Исламова, Алинә Шәрипҗанова, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров катнашты.

Филүс Каһиров «Китмә, сандугач» җырын микрофонсыз гына башкарды. Концерт Салават Фәтхетдинов чыгышы белән төгәлләнде. Ул тамашачыларны: «Хәерле кич», - теләп сәламләгәннән соң: «Бу сүзләр тугыз айга бер әйтелде», — дип елмайды.

«Без бу концертны үткәрергә тиеш идек. Илһам абый белән бәйле чаралар безне алда да көтә. Бүген чыгыш ясаучыларның күбесе Илһам Шакиров исемендәге премиягә дәгъва кыла, әмма исемнәрен атамыйбыз, без премия алучыларны гына беләчәкбез. Бу концерт премияне җанландырып җибәрүнең бер ысулы», — диде Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадыйм Нуруллин. 

Концерт ике сәгатькә якын барды, соңыннан халык арасында «бигрәк тиз булды» дигән сүзләр ишетелде. «Бик җанлы концерт булды, күптән өйдән дә чыккан юк иде. Илһам Шакиров исемендәге премия җырчылар өчен иң зур бүләк. Бүген чыгыш ясаучыларның барысы да лаек ул премиягә», — дип хисләре белән уртаклашты тамашачы Сәгыйт Хисаметдинов

Илһам Шакиров исемендәге премия 2021 елның 15 февралендә өч номинациядә биреләчәк: «Хатын-кыз тавышы», «Ир-ат тавышы», «Халыкчан җырчы». Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100