Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Филармониядә Гали Ильясовны искә алу концерты бара
Быел Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясовны тууына 80 ел тулды.
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Шушы минутларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Гали Ильясовны искә алу концерты бара. “Синең өчен» дип аталган, Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие әзерләгән программада җырчының репертуарында булган һәм ул үзе язган “Оныттың бугай”, “Идел вальсы”, “Иң якты йолдыз” кебек халык күңелендә урын алган әсәрләр яңгырый.
Концерт Татар филармониясенең «Бөек исемнәр» абонементы кысаларында уза, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.
Быел Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясовны тууына 80 ел тулды. Мәшһүр җырчы озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшләгән, гастрольләр белән элекке Советлар Союзының барлык шәһәрләрендә диярлек концертлар биргән, Монголия, Чехословакия, Венгрия, Германиядә, Африка илләрендә чыгыш ясаган. Гали ага Ильясов иҗатының зур өлешен композиторлык эшчәнлеге тәшкил итә. Ул безнең көннәрдә классик музыкаль әсәрләр дәрәҗәсендә кабул ителүче бихисап җырлар язып калдырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз