news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармониядә Чарли Чаплинның өч фильмы күрсәтеләчәк

Чара 13 февральдә булачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Чарли Чаплинның өч кыска метражлы фильмы - «Чемпион», «Бродяга» һәм «Его доисторическое прошлое» татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә, “Артнови” Мәскәү төркеме музыкасы астында күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Чара 13 февральдә булачак.

“Чемпион” комедиясе (33 минутлык) - драма әсәренә якын. Яшәргә акча табу максатыннан, фильм герое җиңү өчен боксерлар клубына килә.

“Бродяга” (32 минутлык) – 1915 елда төшерелгән кыска метрлы тавышсыз кино. Кечкенә сукбай фермерга эшкә яллана һәм аның искиткеч чибәр кызына гашыйк була.

"Его доисторическое прошлое" (10 минутлык) — 1914 елды төшерелгән кыска метрлы фильм. Герой, юлбашчы Соломонның яраткан хатынына гашыйк була һәм аның белән гыйшык уйный. Көтмәгәндә, сукбайда кабилә юлбашчысы буласы килү теләге уяна.

“Артнови” коллективы күләмле мәдәни проектлар оештырган төркем. Алар арасында - «Кинозвук» саундтреклар фестивале, “Чарли Чаплиню Живой звук” проекты һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100