Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филармония юбилей тантаналарына әзерләнә
Филармония юбилей тантаналарына әзерләнә
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган елда уздырылган чараларга нәтиҗә ясау һәм алда торган планнарны барлау максатыннан матбугат конференциясе булып узды. Анда филармония директоры Кадыйм Нуруллин, ТРның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Мәдәният министрылыгының сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова, режиссер Рушан Шәрәфиев, язучы Рабит Батулла, шулай ук ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков һәм артист Айдар Хафизов катнашты.
Конференция эшен Кадыйм Нуруллин филармониянең казанышларыннан башлап җибәрде. Чыгышында ул биредәге Халык уен кораллары оркестрының эшчәнлеге һәм Дәүләт симфоник оркестрының Ауропа буенча үткәрелгән турнесын да әйтеп узды. Конференциядә сүз узган елның ноябрь аенда үткән И.Шакиров исемендәге Татар җырын башкаручыларының икенче халыкара бәйгесе турында да булды. Бәйгенең жюри әгъзалары А.Фәйзрахманов һәм З.Салихова мондый төр конкурсларның кирәклегенә басым ясап, аның кайбер нәтиҗәләренә дә тукталып үтте. «Елдагыча, катнашырга теләк белдерүчеләр саны артканнан-арта бара, быел да бәйгенең географиясе киң булды. Без аларның иң яхшыларын гына сайлап алдык»,- дип белдерде алар.
Филармония өчен быел юбилейлар елы. 15 февраль көнне Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 70 еллыгын уздыру планлаштырыла. Ул Г.Камал исемендәге академия театры бинасында булачак. Юбилейга карата фикерен белдереп, әлеге программаның сценарий авторы Рабит Батулла халкыбызның талантлы җырчыларын барлау максатыннан, үзләре исән чакта ук алар турында документаль һәм нәфис фильмнар төшерү кирәклегенә басым ясады, шулай ук аларның мирасын хәзердән үк барлап куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.
И.Шакиров юбилеена багышланган концертка әле бераз вакыт булса да, инде билетлар сатылып та беткән. Концертка килергә теләүчеләрнең күплеген истә тотып, филармония җитәкчелеге әлеге программаның «Татарстан – яңа гаыср» телеканалы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәге турында белдерде.
Шулай ук бу көннәрдә җырчы, филармониянең Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның да 50 яшьлек юбилее. Әлеге уңайдан Айдар әфәнде ансамбле белән берлектә яңа концерт программасы әзерли. Үзенең юбилей чарасын Айдар әфәнде март аенда Г.Камал театрында үткәрергә планлаштыра.
Күптән түгел филармониянең Дәүләт халык уен кораллары ансамбле һәм Дәүләт Фольклор музыкасы ансамбленең уен кораллары яңартылган, соңгылары өчен исә яңа костюмнар да тектерелгән.
Конференция барышында журналистлар да үзләренең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен белдерде. Моннан тыш алар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап та алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз