Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Филармония сәхнәсендә Әлфия Авзалованы искә алу концерты башланып китте
"Татар-информ” легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә.
(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр, легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты башланып китте.
"Татар-информ” легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә.
Искә алу концертына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Әлфия Авзалованың гомерлек дуслары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар, Әлфия Авзалованың гаиләсе - кызлары, кияве һәм оныклары килгән. Концерт аншлаг белән бара.
Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт... Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте.
Концерт күренекле дәүләт эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең Әлфия Авзалова турындагы истәлекләре язылган видеоязмалар белән бара. Оештыручылар биредә яшь җырчыларның күп булачагына һәм аларның нигездә легендар җырчы репертуарындагы танылган җырларны башкарачагын әйтө.
Җырчы истәлегенә багышланган концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов; Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева; Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов; Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов; Асылъяр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Алисә Мамина, Илшат Гобәйдуллин; «Артур & Марат» дуэты; «Казан егетләре», «АЙ-КАЙ» һәм «Болгар кызлары» төркемнәре катнаша дип вөгъдә итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз