Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филармония директоры Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова һәйкәлләре кайда урнашачагын әйтте
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татарстанның халык артистлары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага багышланган һәйкәлләрнең кайда куелачагын әйтте.
«Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы скверга Илһам абый Шакиров исеме бирелде. Аллаһ теләсә, шунда Илһам абыйның һәйкәле булачак. Тел, татар милләте турында сөйләшсәк, Илһам абый бит ул – радио, телевидение, газета барып җитмәгән җирләрдә дә, халкыбызны берләштереп, күмәкләштереп йөргән кеше. Минемчә, безнең әле Илһам абыйга бурычыбызны биреп бетерәсебез бар. Һәйкәле дә, башка чаралар да булсын, дип тырышабыз», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Әлфия Авзалованың һәйкәле филармониянең икенче ягында урнашачак. «Аның буенча да конкурс игълан ителде. Насыйп булса, әлеге проектлар тормышка ашырылыр, дип уйлыйм. Илһам абый да, Әлфия апа да – дәүләтебезгә күп көч керткән шәхесләр. Аларны милләт үзе сайлап алган, һәм алар милләткә тугры хезмәт иткән. Мин Илһам абыйны Тукай, Сәйдәш белән бер рәткә куям. Бу – хакыйкать. Бик күп язучылар, шагыйрьләр моны безгә кадәр үк язып калдырган», – диде Кадим Нуруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз