news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармония бакчасында мәшһүр шәхесләр истәлегенә агачлар утыртылды

Агач утырту чарасында артистлар, җырчылар, сәхнә ветераннары катнашты.

Филармония бакчасында мәшһүр шәхесләр истәлегенә агачлар утыртылды
Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Бүген татар дәүләт филармониясенең бакчасында композитор, режиссер Илгиз Мәҗитов һәм Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Таҗетдинов истәлегенә чыршы агачлары утыртылды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.

  • Марат Таҗетдинов 1973-1988 елларда Татар дәүләт филармониясенең директоры, Илгиз Мәҗитов 1975 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән.

Марат Таҗетдинов һәм Илгиз Мәҗитовны искә алып, татар сәнгатенә керткән өлешләре турында хезмәттәшләре, күренекле артистлар, сәхнә ветераннары чыгыш ясады. Чараны Айдар Фәйзрахманов алып барды.

“Алар бергә дус булып иҗат иттеләр, киңәшләшеп эшләделәр. Шуңа күрә, безнең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе илебездә иң көчле филармонияләрнең берсе булды. Киләчәктә дә безгә, артистларга, сәнгать кешеләренә дус булырга, бердәм булырга, шулай булганда гына без көчле булачакбыз”, - диде Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров.

"Артистлар монда килеп агач утырталар икән, алар җәмгыятькә дә агач утыртуның кирәкле эш икәнен күрсәтеп тора торган фал. Моның тәрбияви ягы да бар, әхлакый ягы да бик зур. Агач үсентесе гасырлар буе үсә, шуңа күрә алар бу шәхесләр турында филармония янында һәрвакытта искә төшереп торачак. Тукай бәйрәме алдыннан эшләвебез да бәйрәм өстенә бәйрәм булып тора”, - диде филармония директоры Кадыйм Нуруллин.

  • Мәшһүр шәхесләр истәлегенә Филармония бакчасында агач утырту традициясе 2015 елдан бирле үткәрелә. Хәзер бакчада күренекле сәнгать осталары тарафыннан утыртылган 17 агач үсә. Беренче агачларны үз куллары белән Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова утырткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100