news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филармония бакчасында Әлфия Авзаловага һәйкәл куячаклар

Филармония бакчасында Әлфия Авзаловага һәйкәл куячаклар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татар дәүләт филармониясенең директоры Кадим Нуруллин филармония бакчасында Әлфия Авзаловага һәйкәл урнаштырылачагы турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең 89 сезоны ачылуга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Филармония скверы» дип аталган бакча үзенең законлы исемен алды. Шулай аталса да, аның исеме юк иде, әмма апрельдан башлап рәсми рәвештә «филармония скверы» дигән атаманы алды. Анда Әлфия Авзалованың һәйкәле басачак. Министрлык белән берлектә якын-тирә арада без конкурс игълан итәчәкбез», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot