news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филармония артистларының Чехия гастрольләре төгәлләнде

Кичә Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие Брно шәһәре Концертлар залында чыгыш ясады.

Филармония артистларының Чехия гастрольләре төгәлләнде
Владимир Васильев архивыннан

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Брно шәһәрендә чех халкы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе концертын “ужасный” дип атаган. Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев хәбәр итә. “Ужасный” сүзе чех теленнән искиткеч дип тәрҗемә ителә икән. Безнең концертны ошатып, шулай бәяләделәр”, – дип аңлатты ул “Татар-информ”га.

Кичә Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие Брно шәһәре Концертлар залында чыгыш ясады. Концерт программасында татар, рус һәм чит ил музыкасы яңгырады. Лекторийның сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев залның акустикасын мактап бетерә алмый. “Тамашачы чыгышыбызны бик югары бәяләде, озак алкышлады. Концертка Моравия өлкәсенең гетманы Богумил Шимек, Россия Федерациясенең Брнодагы консулы Александр Будаев, Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев һәм башкалар катнашты”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие артистлары Чехиядә ике концерт куйдылар. Алар Россия Президенты сайлауларын да Чехия консуллыгында үткәрделәр.

Бүген артистлар, Чехия гастрольләрен тәмамлап, Казанга очалар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot