news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармония артистлары Тукай әдәби музеенда “Туган тел” җырын яңгыратты

Тукайның әдәби музеена Эмиль Җәләлетдинов, Георгий Ибушев, Искәндәр Биктаһиров, Резеда Галимова, Лидия Әхмәтова килде.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Г.Тукайның әдәби музеена Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистлары килде. Алар шагыйрь музеендагы ремонт эшләре белән танышты.

Хәзерге вакытта Казанның Г.Тукай урамы 74 йортта урнашкан Тукайның әдәби музее бинасында зур ремонт эшләре алып барыла. Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармония артистлары “Тукай үзәге”нә махсус бүләкләрен китерде. Филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова, филармониянең музей мөдире Алсу Хәкимова, җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Георгий Ибушев , Искәндәр Биктаһиров, Лидия Әхмәтова, Резеда Галимова үзләрендә сакланган Тукай китапларын автограф куеп бүләк иттеләр. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең директоры Кадим Нуруллин һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстанның фольклор музыкасы ансамбле дә музейханәдә булачак “Тукай үзәге”нә үз бүләкләрен җибәргән.

Артистлар Тукай музее бинасы буйлап оештырылган экскурсиядә катнашты. Яңартылып, төзекләндерелә торган мәһабәт йортка үз бәяләрен бирделәр. Танылган аксакал җырчылар биредәге уңай үзгәрешләргә сөенүләрен белдерде. Тукайга мондый рөхмәт күптән кирәк, дип тел шартлатты алар. Һәм шагыйрьнең милләт гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкардылар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов Тукай әсәрләренә язылган җырлардан һәм үзе шагыйрьгә багышлап язган шигырьләре тупланган диск бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100