news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Филармониада»VII халыкара сәнгать фестивале була

Чара кысаларында Александра Пахмутованың 85 яшьлек юбиле билгеләп үтелә

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ). 5 – 14 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Филармониада»VII халыкара сәнгать фестивале була. Фестивальне СССР Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Александра Пахмутованың 85 яшьлек юбилеена багышланган кичәгә белән ачыла. Кичәдә Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып Резеда Галимова, Мариин театры солистлары Ирина Матаева, Сергей Романов, Карина Чепурнова, Вадим Кравец чыгыш ясар дип көтелә.

Программада композиторның популяр җырлары яңгыраячак.

14 декабрьдә исә тамашачыларга дүрт тапкыр ”Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреаты булган «Евгений Панфилов балеты» театры башкаруындагы «Ромео һәм Джульетта» (С.Прокофьев) балеты тәкъдим ителә, диелә филармониянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot