news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Филармониада” VII Халыкара фестивалендә төрки телле халыклар концерты була

Чарада ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе катнашуы да көтелә

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында, “Филармониада” VII Халыкара фестивале кысаларында, төрки телле дәүләтләрнең сәнгать әһелләре концерты була. Чара “Казан — Төрки дөнья башкаласы 2014” кысаларында уздырыла.

Иртәгә булачак концертта Башкортстан, Кырым, Санкт-Петербург, Саха-Якутия, Тыва, Үзбәкстан, Казакъстан, Әзербайҗан, Төркия төбәкләреннән артистлар катнашуы көтелә. Шулай ук бу кичне Татарстан артистларын һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышын карарга мөмкин була.

ТӨРКСОЙ оешмасы белән берлектә гамәлгә куелган әлеге проект төрле илләрдә яшәүче халыкларның классик музыкасын берләштерү, традицион һәм заманча сәнгатьнең үзенчәлекле синтезына мисал булып тора, дип яза филармониянең матбугат хезмәте.

Чарада ТӨРКСОЙ оешмасы генераль секретаре Дюсен Касеинов һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның да катнашуы көтелә.
Искәртеп узабыз: “Филармониада” VII Халыкара фестивале 5 декабрь көнне башланып киткән иде. Аның ябылу тантанасы 14 декабрьгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100