news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Филармониада”да кунакта – Екатерина Мечетина

9 декабрьдә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында “Филармониада” дип исемләнгән II Халыкара музыка сәнгате фестивале кысаларында «Классика на бис» исемле концерт программасы тәкъдим ителәчәк

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 9 декабрьдә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында “Филармониада” дип исемләнгән II Халыкара музыка сәнгате фестивале кысаларында «Классика на бис» исемле концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Тамашачы сораулары буенча төзелгән музыка кичәсендә Мәскәү дәүләт академик филармониясе башкаручысы Екатерина Мечетина фортепианода Вольфганг Моцарт, Фредерик Шопен, Морис Равель, Ференц Лист, Сергей Рахманинов, Петр Чайковский кебек күренекле композиторларның классик әсәрләрен башкарачак.
Халыкара конкурслар, “Триумф” яшьләр премиясе лауреаты булган Екатерина Мечетина бүген – дәнья дәрәҗәсендә танылган иң сәләтле һәм яшь уйнаучыларның берсе. Аның иҗатында Владимир Спиваков, Мстислав Ростропович, Родион Щедрин кебек танылган музыкантлар белән иҗади бәйләнешләр зур роль уйный.
Филармониянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Екатерина Мәскәүдә музыкантлар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе - виолончельдә, әнисе фортепианода уйный. Катя музыка белән 4 яшьтә кызыксына башлый. Беренче тапкыр сәхнәгә кыз 5 яшьтә менә. 10 яшендә ул үзенең беренче концертын бирә. Ике елдан соң гастрольләр белән Япониягә килгән Екатерина бер ай эчендә төрле программаларны үз эченә алган 15 концерт программасы тәкъдим итә. Хәзерге вакытта Екатерина тамашачыны елга 70кә якын концерт биреп сөендерә.
Рус фортепиано мәктәбе шәкерте булган Екатерина Мечетинаның зур осталыгы - академик көйләрне башкаруга заманча якын килүнең гүзәл үрнәге.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100