news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Филүс Каһиров – Ваһапов фестиваленең йөзе
Казанның “УНИКС” концертлар залында яшь җырчы Филүс Каһиров концерты белән Рәшит Ваһапов исемендәге V Халыкара татар җыры фестивале йомгакланды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Казанның “УНИКС” концертлар залында яшь җырчы Филүс Каһиров концерты белән Рәшит Ваһапов исемендәге V Халыкара татар җыры фестивале йомгакланды.
Фестивальнең быелгысы 11 апрель көнне Казанда Филүс Каһиров концерты белән башланып киткән иде. Шуннан соң бүгенгәчә әлеге фестиваль кысаларында илебезнең төрле почмакларында - Мәскәү, Оренбург, Түбән Новгород, Пермь, Башкортстан якларында, һәм әлбәттә инде, Татарстан районнарында егерме өч концерт узды. Шуларның егерме бере Филүс концертлары, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
- Чыннан да, Филүс Каһиров дигәч, Ваһапов фестивале – Ваһапов фестивале дигәч, Филүс Каһиров күз алдына килә. Филүс белән фестиваль хәзер инде икесе бербөтен булып бара бугай, - диде фестивальнең генераль директоры, “Идел” журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов. - Һәм бу – бик табигый. Чөнки фестивальнең яшь башкаручылар конкурсында Гран-при яулап Филүс Каһиров зур сәхнәгә тизрәк күтәрелде, нәкъ менә Ваһапов фестивале ярдәмендә тамашачы тизрәк күреп алды, тизрәк ишетте бу моңлы егетебезне.
Фестиваль концертында катнашучыларны Татарстан премьер-министры урынбасары - республиканың мәдәнияты министры Зилә Вәлиева тәбрикләде. Ул Филүс Каһировка Татарстан Хөкүмәтенең махсус Грантын тапшырды.
Ә Филүс исә үзенең соклангыч тавышы, бик төптән уйланылган репертуары югары сәхнә культурасы белән тыңлаучыны әсир итте. Һәм рәхмәтле тамашачы сөекле җырчысын аягүрә басып алкышлады. Концертта шулай ук “Мирас” инструменталь ансамбле, “Сәйдәш” бию театры, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Илдус Әхмәтҗанов, яшь җырчылар Сиринә Зәйнетдинова, Гөлнара Ишмәтова катнашты. Һәр чыгыш нур өстенә нур булып, программаны тагын да баетты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot