news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Филүс Каһиров туган ягында җыр-моң өләшә
Әле Филүснең концертлары аның туган районы Бүздәктә, үзе музыкаль белем алган Октябрьский шәһәрендә һәм күршедәге Туймазы шәһәрендә дәвам итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Яшь кенә булса да, бар татар дөньясын шаулатырга өлгергән, үзе турында сокланып сөйләргә мәҗбүр иткән зур талант иясе Филүс Каһиров Башкортстанга кайтып иҗат сәфәрен башлады.
Бу аның туган ягы Башкортстанга беренче зур иҗат сәфәре. Беренче концертын Башкортстан дәүләт филармониясендә бирде Филүс. Мең кеше сыйдырышлы зал шыгрым тулы иде. Тамашачылар Филүснең көчле һәм моңлы тавышына “аһ” итте, һәр җырын озак алкышларга күмде. “Халкыбызга яңа Илһам Шакиров килде” диештеләр залда утыручылар.
Әле Филүснең концертлары аның туган районы Бүздәктә, үзе музыкаль белем алган Октябрьский шәһәрендә һәм күршедәге Туймазы шәһәрендә дәвам итә.
Үзенең туган ягына, туган татар халкына, Октябрьскидагы беренче музыка укытучыларына тирән рәхмәт сәфәре буларак кабул ителә әлеге гастрольләре Филүс Каһировның. Алда милләтебезнең яшь сандугачын тагын да күбрәк гастрольләр һәм яңа үрләр көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2