news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филүс Каһиров Татарстан һәм Башкорстан турында: Ике республика шулай бердәм яшәсәк иде

“Башкортстаннанмы син, Татарстаннанмы – Башкортстанда тамашачылар һәрвакыт җылы каршы ала”, - диде җырчы.

Филүс Каһиров Татарстан һәм Башкорстан турында: Ике республика шулай бердәм яшәсәк иде
архив/Султан Исхаков

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Башкортстанда туып үскән татар артисты Филүс Каһиров, Татарстан һәм Башкортстан бердәм яшәсә иде, дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Уфада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте. Биредә бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачылу тантанасы узды.

“Башкортстанда туып үскән артист буларак, Татарстаннан килеп чыгыш ясау бигрәк тә җаваплы, дулкынландыргыч. Бер җыр җырларга кирәк, бер карасаң, ләкин эчеңдә булган хисләрне тамашачыга җиткерергә тиешбез. Шушы бәйрәмебез дустанә мөнәсәбәтләргә этәргеч булып торсын”, - ди ул.

“Башкортстанда җылы тамашачы. Җыр-моң, сәнгать икән, монда һәрвакыт яхшы каршы алалар. Монда сине үз кешең кебек кабул итәләр, Башкортстан артисты булсаң да, Татарстанныкы булсаң да. Зур рәхмәтләрем!” – диде Филүс Каһиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100