news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филүс Каһиров: “Мин җиңел юл сайламадым”

Моңа кадәр Рәшит Ваһапов исемендәге фонд канаты астында чыгыш ясаучы җырчы хәзер мөстәкыйль рәвештә иҗат итә

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале Гран прие һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Филүс Каһиров тамашачыларга “Минем дүрт мәхәббәтем” дип исемләнгән яңа программасын тәкъдим итә.

Гастрольләр сезоны, гадәт буенча, Башкортстанда, 16 сентябрьдә башланып киткән. Профессионал 14 артисттан торган коллектив, концерт барышында әлеге 4 мәхәббәтнең серен ача. “Бу мәхәббәтләрнең берсе — минем тормыш иптәшем, калганнарын исә концертка килгәч белерсез”, - диде җырчы үзе бүген Халыклар дуслыгы йортында узган матбугат конференциясендә.

Концерт программасына килгәндә, Филүс Каһиров әйтеп үткәнчә, көтелмәгән яңалыклар күп булачак. Концерт Ренат һәм Татьяна Мифтаховларның “Казан бизәкләре” бию ансамбле биюләре белән үрелеп барачак, шул исәптән Филүс башкаруында биюләрне дә күрергә мөмкин. Программада Венера Ганиевада белем алучы яшь җырчы Эльмира Гыйльфанова башкаруындагы җырлар да бар. Концертны Замирә Гәрәева алып бара.

Гастроьләрдән тыш, Филүс Каһиров төрле проектлар, мюзиклларда катнаша. Мисал өчен, аны 30 август — “Казан” гаилә үзәге каршында сәхнәләштерелгән “Алтын казан” мюзиклында күрергә мөмкин иде. Җырчы сүзләренчә, бу мюзиклны киләчәктә дә халыкка күрсәтү дәвам итәчәк.

Моңа кадәр Рәшит Ваһапов исемендәге фонд канаты астында чыгыш ясаучы җырчы хәзер мөстәкыйль рәвештә иҗат итә. “Барлык мәсьәләләрне дә үзеңә чишү бер дә җиңел түгел, билгеле. Әмма мин җиңел юл сайламадым һәм җиңеллекне яратмыйм да. Иртәдән кичкә кадәр нәрсә белән дә булса мавыгу, эшсез ятуга караганда, минем өчен рәхәтрәк”, - ди Филүс Каһиров.

Җырчының Казан шәһәрендәге концерты 28 ноябрьгә билгеләнгән. Ул “УНИКС” концертлар залында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100