news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филүс Каһиров: “Мин дә баштан ук Филүс Каһиров түгел идем - конкурслар аша үттем”

Филүс Каһиров “Татар моңы”нда катнашучыларга социаль челтәрләр аша консультация бирә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татар моңы” конкурсында җиңмәү әле ул җырлый белмисең дигән сүз түгел, дигән фикер әйтте бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында конкурска багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстанның атказанган артисты, конкурсның жюри әгъзасы Филүс Каһиров.

“Конкурсантлар, җыр сайлауда ярдәм сорап, социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәләр. Җырның төрлесе була – бар конкурс җыры, бар концерт җыры, бар банкет җыры. Кайчакта “Бу җырны җырласаң, Салават абыең сине үткәрмәячәк”, - дим. “I яки II турдан төшеп калгансың икән, димәк, тагын да тырышырга кирәк, тавышың өстендә эшләргә кирәк, синең тагын катнашу мөмкинлегең бар. Борчылма мин дә башта Филүс Каһиров булмадым, бик күп конкурслар аша үттем”, дип аңлатам. Беренче турдан да, икенчесеннән дә "очырганнары" булды. Конкурс - ул  зур мәктәп”, - диде Филүс Каһиров.

Өченче ел рәттән “Татар моңы” конкурсының жюри әгъзасы булган Филүс Каһиров: “Конкурсның әһәмияте – аның барлыгында, - диде. – Телебезне, моңыбызны, динебезне сакларга кирәк, дибез икән, аны эш белән күрсәтергә тиешбез. “Татар моңы” – шушы зур эшләрнең берсе”. Филүс Каһиров конкурсның былтыргы лауреаты Эльмира Гыйльфанованың үз төркемендә җырлап йөргәнен искәртеп узды. “Конкурс булмаса, бәлки мин аны күреп тә белмәс идем. Бу аның иҗади үсеше өчен файдамы – файда. Чөнки бездә һәрвакыт тере тавыш. Ул шунда чарлана”, - диде ул.

Мәгълүмат өчен. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры конкурсы аша танылды.

Искәртеп үтәбез, Казанда “Татар моңы-2017” IXХалыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының I туры узды. II һәм III тур 20 - 25 ноябрь көннәрендә “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында туры эфирда барачак. Гала-концерт 28 ноябрьдә “Пирамида”да була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100