Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Филүс Каһиров бүген Алматыда татар музыкасы концертында чыгыш ясый
Кичәдә Казахстанда туган һәм эшләгән татар композиторларының, аерым алганда, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Латыйф Хәмиди әсәрләре дә яңгыраячак.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 25 гыйнвар көнне, «Рухани Жанғыру» программасы кысаларында Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең Концертлар залында Татар музыкасы концерты узачак. Концертта Татарстанның танылган җырчысы Филүс Каһиров та катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы оештырган әлеге чарада Казах дәүләт филармониясенең Нуржан Байбусынов җитәкчелегендәге зур симфоник оркестры катнашачак.
Концертта “Астана Опера” солисты, Казахстан Республикасының атказанган артисткасы Майрә Мөхәммәткызы чыгыш ясаячак.

Кичәдә Казахстанда туган һәм эшләгән татар сәнгатькәрләренең, аерым алганда, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак.
Исегезгә төшерәбез: Татар музыкасы концерты бүген, 25 гыйнварда, 19.00 сәгатьтә Алматы шәһәренең Җамбыла исемендәге Казахстан дәүләт филармониясе Концерт залында узачак. Ул шәһәрнең Калдаяков урамындагы 35нче йортында урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз