news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филүс Каһиров Алматыда Татар музыкасы концертында катнашачак

Программада Казахстан Республикасы атказанган артисткасы Майра Мөхәммәд кызы, Татарстанның “алтын тавышы” Филүс Каһиров катнашуы каралган.

Филүс Каһиров Алматыда Татар музыкасы концертында катнашачак
Рамиль Гали

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). “Рухани Жанғыру” программасы кысаларында Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы Казахстан дәүләт филармониясенең симфоник оркестры катнашында (дирижер - Нурҗан Байбусынов) узачак Татар музыкасы концертына чакыра. Әлеге хәбәрне Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте җиткерә.

Программада “Астана Операсы” театры солисты, Казахстан Республикасы атказанган артисткасы Майра Мөхәммәд кызы, Татарстанның “алтын тавышы” Филүс Каһиров катнашуы көтелә.

Концертта Казахстанда туган татар авторлары - Нәҗип Җиһанов, Латыйф Хәмиди, Рөстәм Яхин һәм башкаларның көйләре яңгырачак.

Татар музыкасы концерты 25 гыйнварда 19.00 сәгатьтә Алматы шәһәренең Җамбыла исемендәге Казахстан дәүләт филармониясе Концерт залында узачак. Ул шәһәрнең Калдаяков урамындагы 35нче йортында урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100