news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Фиксиләр»не егермедән артык артист татарчалаштырган

Мультфильмны татарчалаштыруда 10 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге артистлар катнашкан.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ». Гүзәл Насыйбуллина).«Фиксиләр»не татарчалаштыруда егермедән артык артист катнашкан. Алар арасында танылган артистлар да, мәктәп балалары да бар. Татарча «Фиксиләр»не төшерү барышы белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә таныштырдылар.

«Фиксиләр»не тавышландыруга Камал театрыннан Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, «Әкият» курчак театрыннан Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина һәм башкалар җәлеп ителгән. Моннан тыш балалар мультфильмын эшләүгә балаларның үзләрен дә катнаштыру аңа үзенчәлек кертеп җибәргән.

Дим Димычны, әйтик, 10 яшьлек Инсаф Мәхмүтов тавышландырган. Бу аның өчен, гомумән, беренче тәҗрибә булган. Инсаф мәктәптә “биш”легә генә укый. Яраткан предметы – татар теле. Шуңа да ул бу эшне уңышлы башкарып чыга.

Ноликны исә 8 сыйныф укучысы Энҗе Әхмәтҗанова тавышландырган. Аның шулай ук моңа кадәр мондый эштә тәҗрибәсе булмаган. “Рольгә кереп сөйләве бераз авыррак иде. Әмма миңа бу бик кызыклы булды. Нолик белән без әз генә охшаш та: ул да кечкенә – мин дә кечкенә, ул да тиктормас – мин дә шундый ук. Әлеге мультфильмны сыйныфташларым карап, бик ошатты. Хәзер мине класста да Нолик дип йөртәләр”, – ди Энҗе.

Кечкенә тавышландыручыларның тагын берсе – Разил Габдулхаков. Аңа “Фиксиләр”не тәрҗемә иткәндә шулай ук 10 яшь булган. Разил “Фиксиләр”нең җырларын башкарган. Бик күп җыр конкурсларында катнашкан малай кыска вакыт эчендә текстларны өйрәнеп, үзенә йөкләнгән бурычны башкарып чыга. Моннан тыш, аны хәтта бер эпизодта да ишетеп була – ул Дим Димычның дусты Васяны да тавышландыра. Экранда без аны күрмибез – Дим Димыч бу дусты белән телефон аша гына сөйләшә.

“Әлбәттә бу балаларның күңелендә курку хисе бар иде: студия, яздырту процессы – болар хәтта кайбер олыларга да бу авыр бирелә. Бер үк вакытта экранга да карарга, колагыңа рус тексты сөйләп торганда, бер төртелеп калмыйча татар текстын укырга, шул ук вакытта образга да керергә кирәк – бу балалар өчен бик тә катлаулы”, – ди “Фиксиләр”нең дубляж режиссеры Әлфия Һадиева.

Персонажлар исемнәре исә махсус тәрҗемә ителмәде. Дим Димыч, Кусачка – ул инде брендлар. Шуңа да алар шул килеш калдырылды. Дөрес, без моңа алынып карадык, әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы, мультфильм авторлары белән килештергәннән соң аларны тәрҗемә итмичә, оригиналдагыча калдырырга булдык, ди Әлфия Хадиева. Бары тик Папус - Әтипус, Мася – Әнисәй, Дедус – Дәүәтипус дип тәрҗемә ителгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100