Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фикрәт Табиевның улы Татарстан дәүләт архивы фондына уникаль документлар тапшыра
Чара дәүләт архивы хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). 4 сентябрьдә “Бүләк көне” шәфкатьлелек акциясендә КПССның Татарстан обкомы беренче секретаре Фикрәт Табиевның улы Искәндәр Табиев катнаша. Бу хакта “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
Искәндәр Табиев Татарстан дәүләт архивы фондына гаилә архивыннан уникаль документлар һәм фотографияләр тапшыра. Чара Архив эшләре буенча Татарстан дәүләт комитеты ярдәмендә дәүләт архивы хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.
Архивка тапшырылган 500ләп документ арасында гаилә фотографияләре, СССР хөкүмәте җитәкчеләре, республика предприятиеләре коллективлары белән төшкән фотолар; Фикрәт Табиев китаплары; партия-хуҗалык активларында, конференцияләрдә, халыкара очрашуларда ясаган чыгыш текстлары; котлаулар белән хөкүмәт телеграммалары бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз