news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фикрәт Табиев вафат

Ул 19 ел КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булган

  (Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Совет партиясе һәм дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев вафат.

Ул 19 ел КПСС ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булган.

Белешмә өчен. Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсе Ермишь районы Әҗе авылында туган. 1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган, 1957 елдан бирле партия эшендә булган.

1959 елда - КПСС ның Татарстан өлкә комитеты икенче секретаре;

1960 елдан - КПСС ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, шул ук елны КПССның Үзәк комитеты әгъзасы;

1979-1986 елларда – СССР ның Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле;

1986 елдан – РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары;

1989 елда СССР халык депутаты итеп сайланган. СССР Югары Советы һәм ТАССР Югары советы депутаты итеп тә сайланган.

ТАССР да нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше үсешендә зур роль уйнаган.

Ул “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, “Октябрь революциясе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары һәм биш “Ленин ордены” белән бүләкләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot