Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Фикерләшик» клубы Рәмзия Габделхакованың «Көмеш тун» хикәясе турында сөйләшергә чакыра
Казанлыларны «Фикерләшик» клубының киләсе очрашуында Рәмзия Габделхакованың «Көмеш тун» хикәясе турында фикер алышырга чакыралар. Очрашу 8 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә узачак. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсе хәбәр итә.
Бу юлы оештыручылар катнашучыларга тормышның иң мөһим һәм фәлсәфи сорауларына җавап эзләргә тәкъдим итә. Очрашуның төп темалары: нәфес, хыял, намус, матди һәм рухи дөнья арасындагы чик.
Очрашу гадәттәгечә ачык диалог форматында, җылы атмосферада узачак. Биредә теләге булган һәркем үз фикерен белдерә һәм башкаларның карашы турында ишетә алачак.
Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз