news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фигуралы шуучылары «Идел-2026» турнирында өч медаль яулады

Татарстан фигуралы шуучылары «Идел-2026» турнирында өч медаль яулады
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан фигуралы шуучылары 20-23 ноябрьдә Казанның Спорт сараенда узучы «Идел-2026» Бөтенроссия ярышларында ике алтын һәм бер бронза медаль яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Риана Кадыйрова 206,22 балл нәтиҗәсе белән хатын-кызлар турнирында җиңде. Кыска программадан соң ул 72,18 балл белән беренче урынны алды, ә ирекле программада икенче нәтиҗә күрсәтте – 134,04 балл.

Ильяс Хәлиуллин спорт мастерлыгына кандидат разрядында үсмерләр арасындагы ярышларда җиңү яулады. Ул ике программада да иң яхшысы булды һәм барлыгы 253,17 балл, шул исәптән ирекле программа өчен 166,42 балл җыйды.

Татарстанга тагын бер медальне спорт мастерлыгына кандидат разрядында өченче урынны алган Риана Ганиева китерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot