news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Франциядәге җыенга китте

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Франциядәге җыенга китте
Фото: © «Татар-информ»

Фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева Франциядә хореограф Бенуа Ришоның күнекмәләр лагерена кушылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына спортчының тренеры Светлана Соколовская хәбәр итте.

Остаз сүзләренчә, Кисловодскидагы җыеннардан соң спортчы әзерлек планы кысаларында Франциягә киткән. Анда ул программаны чистартачак һәм тәҗрибә уртаклашачак. Соколовская шулай ук Алексей Мишиннан (ул да лагерьда булачак) Камиләгә киңәшләр бирүен сорады.

20 яшьлек Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт еллык дисквалификация тәмамланганнан соң кабат спортка әйләнеп кайтты. Аңа 2025 елның 25 октябреннән күнегүләр үткәрә башларга рөхсәт иттеләр. Хәзер спортчы Татьяна Навка командасында Соколовская җитәкчелегендә шөгыльләнә. Спорттан читләштерелгәнче ул Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot