news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фигуралы шууда зурлар өчен ярышларда 17 яшьтән генә катнашырга мөмкин булачак

Халыкара Тимераякта узышу союзы конгрессы (ISU) олылар арасында уздырыла торган фигуралы шуу ярышларында, тимераякта шуу һәм шорт-тректа спортчыларның минималь яшен 17 яшькә кадәр этаплап арттыру турында карар кабул итте. РИА Новости шул турыда яза.

Карар сишәмбе көнне Пхукетта (Таиланд) ISU конгрессына кабул ителде. Спортчыларның минималь яшен арттыру өчен конгресста катнашучы 100 кеше тавыш биргән, 16 кеше каршы чыккан, икесе тавыш бирүдән тыелып калган. Хәзерге вакытта зурлар турнирларында катнашучыларның минималь яше – 15 яшь.

Конгресс карары нигезендә, киләсе сезонда яшь чиге элеккечә кала. 2023/24 сезонында  – 16 яшь, ә 2024/25сезоннан башлап, 17 яшьтән өлкәнрәкләргә катнашырга рөхсәт ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot