news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова Казанда БРИКС Уеннары илчесе булачак

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова Казанда БРИКС Уеннары илчесе булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова БРИКС илләре Спорт уеннары илчесе булачак. Уеннар бер атнадан соң Казанда башлана.

«Алинә Заһитова 6 июньдә БРИКС Уеннары илчесе буларак тәкъдим ителәчәк», - дип белдерде РИА Новости агентлыгына чыганак һәм багышлау тантанасында бокс буенча Олимпия чемпионы Александр Поветкинның да катнашачагын искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Рубин-2» футбол командасының (Казан «Рубин»ы фарм-клубы) баш тренеры Гёкдениз Карадениз һәм нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Яна Батыршинаның БРИКС илләре Спорт уеннары илчесе булуы хакында хәбәр иткән иде.

  • БРИКС Уеннары 12-24 июньдә уза, ярышларда 5 меңгә якын спортчы катнаша, 387 комплект медаль уйнатыла. Оештыру комитетының күптән түгел узган утырышында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, БРИКС Уеннарында 97 ил катнашачагын раслаган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100