news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фигуралы шуучылар Тарасова һәм Морозов Канадада өченче урын алды

Алтын медальгә французлар Ванесса Джеймс һәм Морган Сипре (219,88), көмеш медальгә кытайлылар Пэн Чэн/Цзинь Ян — (216,90) лаек булган.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның фигуралы шуучысы Евгения Тарасова, Владимир Морозов белән парлап чыгыш ясап, Ванкуверда (Канада) узган Гран-при финалында бронза медаль яулады. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар кыска һәм ирекле программада барлыгы 214,20 балл җыйган.

Алтын медальгә французлар Ванесса Джеймс һәм Морган Сипре (219,88), көмеш медальгә кытайлылар Пэн Чэн/Цзинь Ян — (216,90) лаек булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100