news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиядә алтын медаль яулады

13 яшьлек татар кызы Турин шәһәрендә уза торган юниорлар арасында Гран-при финалында җиңде.

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиядә алтын медаль яулады
скриншот видео

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Тимераякта фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиянең Турин шәһәрендә уза торган юниорлар арасында Гран-при финалында җиңде. Бу турыда «Беренче канал» хәбәр итте.

Тренер Этери Тутберидзе төркеме спортчысы турнирда алтын медаль яулады. Ике программа буенча ул 207,47 балл җыйды. Икенче урында Америка спортчысы Алиса Лью, ул 204,65 балл җыйды. Өченче урында кабат Россия спортчысы — Дарья Усачева булды, ул 200,37 балл җыйды


13 яшьлек Камилә Вәлиева - Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе шәкерте. Тутберидзе - олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Юлия Липницкая, Алинә Заһитова һәм Евгений Медведеваны әзерләгән тренер. Камилә Казанда туып үскән. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100