news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Европада җиңү яулады - "Шәһри Казан"

13 яшьлек татар кызы Камилә Вәлиева Этери Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнеп, Франциянең Куршевель шәһәрендә юниорлар арасында җиңү яулады.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). 13 яшьлек татар кызы Камилә Вәлиева Франциянең Куршевель шәһәрендә юниорлар арасында узучы Гран-при ярышларының этабында беренче урынны яулады.

Тумышы белән Казаннан булган Камилә бүгенге көндә Мәскәүдә тагын бер татар кызы — Европа, дөнья, Олимпия чемпионы булып танылган Алинә Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнә. Остаз инде узган ел ук инстаграмында фигуралы шуу дөньясында яңа йолдыз кабынып килүе турында пост куйган иде.

Моңа кадәр балалар арасында чыгыш ясаган Камилә Вәлиев яшүсмерләр арасында беренче зур ярышында катнашып, беренче урынны яулады. Котлыйбыз! 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100