news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Россия чемпионатында беренче урынны алган

Саранскида фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты уза.

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Россия чемпионатында беренче урынны алган
архив kremlin.ru

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елгы Олимпия чемпионы, Европа чемпионы, тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Саранскида узган Россия чемпионатында, кыска программа башкарып, беренче урын алган.

Спортчы 80,62 балл җыйган. Икенче урында Александра Трусова (74,96), өченче — Алёна Косторная белән Станислава Константинова (74,40).

Пхенчханда узган Олимпиадада көмеш медаль иясе, ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева 62,24 балл җыйган һәм 14 урынны алган.

22 декабрьдә фигуралы шуучылар ирекле программа тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot