Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фигуралы шуу федерациясе Заһитованы Россия җыелма командасы составына кертергә ниятли
Узган ел ахырында Алинә Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып тору турында белдерде.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе 2018 елгы Олимпия чемпионы Алина Заһитованы һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведеваны киләсе сезонга Россия җыелма командасы составына кертергә планлаштыра. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Узган ел ахырында Алинә Заһитова карьерасын туктатып тору турында белдерде. Бу Россия чемпионаты башланганчы ук булды. Евгения Медведева тимераягы ватылу сәбәпле, илкүләм чемпионаттан ирекле программа алдыннан төште. Россия җыелма командасы составы Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитетында май аенда расланырга тиеш.
«Башкарма комитетта сезонга йомгак ясалырга, коронавирус таралу сәбәпле, киләчәккә планнар турында фикер алышырга, календарь, Россия җыелма командасы составы расланырга тиеш. Составта ниндидер сюрпризлар юк, Алинә Заһитова, Евгения Медведева, Елизавета Туктамышева, шулай ук үзләрен күрсәткән яшь кызлар бар», — диде федерациянең президенты Валентин Писеев.
Исегезгә төшерәбез, хәзер Алинә Заһитова Казанда үзизоляциядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз