Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фигуралы шуу федерациясе: Камилә Вәлиеваның намуслы булуында шикләнмибез
Аның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен квалификацияле юристлар җәлеп ителгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россия Фигуралы шуу федерациясе башлыгы Александр Горшков фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның уңай допинг-тестына бәйле вазгыятькә аңлатма бирде. Бу хакта Федерациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Горшков сүзләренчә, Федерациядә спортчының намуслы булуында шикләнмиләр һәм Вәлиеваның эше җентекләп тикшерүне таләп ителүен искәрттеләр.
«Тагын бер тапкыр кабатлыйм: без үз спортчыбызның намуслы булуында шикләнмибез. Әлеге эш җентекләп тикшерүне таләп итә, чөнки бу вакыйга бик күп сораулар тудыра», — диде Горшков.
«Үзебезнең тарафтан без спортчыга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Аның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен бу эшкә квалификацияле юристлар җәлеп ителде», — дип белдерде Россия Фигуралы шуу федерациясе президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз