Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фигуралы шуу буенча Россия чемпионы исеменә янә Анна Щербакова лаек булды
Икенче урынны Алена Косторная, өченче урынны Александра Трусова яулады.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Тимераякта фигуралы шуу буенча Россия чемпионы булып 15 яшьлек Анна Щербакова танылды. Ул Красноярскта узган кыска һәм ирекле программалар прокатында 261,87 балл алды. Узган сезонда Россия чемпионатында шулай ук Щербакова җиңгән иде.
Икенче урынны Алена Косторная (259,83 балл), өченче урынны Александра Трусова (226,34 балл) яулады. Өч кыз да тренер Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнә.
Кыска программа нәтиҗәләре буенча бишенче урынны алган ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева кичә, тимераяклары сынганлыктан, чемпионаттан төшәргә мәҗбүр булды. Бүген ул үзенең күрсәтмә программасын сикерешсез башкарачак.
«Татар-информ» элек Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың спорт карьерасын вакытлыча туктатырга карар кылуы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз