news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Казан спортчысы Евгения Тарасова катнаша

Чемпионат бүген Чехиянең Острава шәһәрендә башланып китте.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Чехиянең Острава шәһәрендә фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты старт ала. Чемпионат 29 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Россия җыелмасының составы декабрь азагында Чиләбедә узган ил чемпионатыннан соң ачыкланды. Җиңүчеләр һәм көмеш медаль ияләренә Европа чемпионатына турыдан-туры юллама бирелсә, һәр төр буенча да өченче катнашучыларны тренерлар советы һәм Россиянең тимераякта фигуралы шуу буенча федерация башкарма комитеты билгеләде.

Россия җыелмасында Европа чемпионатына баручылар арасында Владимир Морозов белән парлы шуу төрендә чыгыш ясаучы Казан кызы Евгения Тарасова да бар

Җыелманың тулы составы: ялгыз шууда – Евгения Медведева, Мария Сотскова һәм Анна Погорилая;Михаил Коляда, Александр Самарин һәм Максим Ковтун; парлы шууда – Ксения Столбова/Федор Климов, Евгения Тарасова/Владимир Морозов һәм Наталья Забияко/Александр Энберт; ә боздагы бию төрендә – Екатерина Боброва/Дмитрий Соловьев, Александра Степанова/Иван Букин һәм Виктория Синицина/Никита Кацалапов.

news_right_1
news_right_2
news_bot