news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында Казан кызы Евгения Тарасова да катнаша
Дөнья чемпионаты 29 март – 2 апрель көннәрендә Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәрендә уза.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Россиянең тимераякта фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатына барачак җыелма командасы ачыкланды. 29 март – 2 апрель көннәрендә Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәрендә узачак чемпионатка Казанда туып-үскән спортчы Евгения Тарасова да барачак. Ул Владимир Морозов белән парлы төрдә чыгыш ясый.
Россия җыелмасы составына Евгения Тарасова белән Владимир Морозовтан тыш, 2016 елгы дөнья чемпионы булып танылган Евгения Медведева, шул ук турнирның бронза медаль иясе Анна Погорилая да кергән. Ялгыз шууда өченче кыз – Мария Сотскова.
Составтагы калган спортчылар: Михаил Коляда, Максим Ковтун – ялгыз чыгыш; Ксения Столбова/Федор Климов, Наталья Забияко/Александр Энберт – парлы шуу; Екатерина Боброва/Дмитрий Соловьев, Александра Степанова/Иван Букин – бозда парлы бию.
Запаста калган спортчылар: Елена Радионова, Елизавета Туктамышева, Александр Самарин (ялгыз чыгышлар), Кристина Астахова/Алексей Рогонов (парлы шуу), Елена Ильиных/Руслан Жиганшин, Виктория Синицина/Никита Кацалапов (бозда парлы бию).
Исегезгә төшерәбез, Евгения Тарасова – Казан кызы. Фигуралы шууда беренче адымнарын ялгыз шуучы буларак Татарстанда ясады. 2010 елда Мәскәүгә күченде һәм парлы шуу төре белән шөгыльләнә башлады. Быелның гыйнварында Евгения Тарасова белән Владимир Морозов Чехиянең Острава шәһәрендә уза торган Европа чемпионатында җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot