Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
FIFA вәкилләренең инспекцион визиты барышында "Kazan-Arena" стадионына 100 дән артык искәрмә ясалды
“Бу сан алай куркыныч түгел”, - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). FIFA һәм “Россия-2018”оештыру комитеты вәкилләренең инспекцион визитында "Kazan-Arena" стадионына 100 дән артык искәрмә ясалды. Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде, дип яза «Р-Спорт».
“Стадион буенча 102 искәрмә белдерелде. Мин, белгеч буларак, бу сан берни турында да сөйләми, дип әйтә алам. Аларның күпчелеге – тупас кына әйткәндә, VIP секторда ике каршылыкны алу яки матбугат үзәгендә өстәлләрне күчерү. Чемпионат матчларын һәм ДЧ-2018 уеннарын үткәрү – бөтенләй башка нәрсәләр. Безгә логистиканы, стадион тирәли зонаны җитди үзгәртү зарур, вакытлыча корылмалар күпләп пәйда булачак. Гомумән, бу сан куркыныч түгел”, - дип билгеләп үтте Леонов.
“Футбол стадионы әзер. Глобаль инфраструктура үзгәрешләре булмаячак, безгә Дөнья чемпионатына төзерлек әйбер юк. Бүген безне аэропорт елына 1,5 млн кеше кабул итә ала, ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 2 млн га җитәр дип көтелә. FIFA белән, бары тик Сочидагы кебек, вакытлы терминал төзү турында гына сөйләшәбез. Гомумән, дөресен әйткәндә, без иртәгә үк Дөнья чемпионатын үткәрергә әзер дип уйлыйм”, - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры ДЧ-2018 матчларына әзерлек турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз