Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
FIFA вәкилләре Республика клиник хастаханәсе эше белән танышты
Республика хастаханәсе Казанда узачак Конфедерацияләр кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты чараларын медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Халыкара футбол федерациясе (FIFA) вәкилләре кичә Республика клиник хастаханәсендә булды. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика хастаханәсе Казанда узачак Конфедерацияләр кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты чараларын медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.
Республиканың баш госпиталенә визит кысаларында аерым игътибар кабул итү-диагностик бүлеге эше белән танышуга бирелгән. Кунаклар биредә диагностика кабинетларында, операция, шокка каршы ярдәм күрсәтү залларында була. Аларны пациентларга медицина ярдәме күрсәтү алгоритмы һәм клиниканың мөмкинлекләре белән таныштыралар. Аннан FIFA вәкилләре кардиореанимация һәм хастаханәнең берничә бүлекчәсе белән таныша. Визит хастаханәнең башка сырхауханәләр белән үзара эшчәнлеге ситуацияле катастрофа медицина үзәгендә тәмамланган.
Кунаклар хастаханә эшчәнлеген югары югары бәяли, кабул итү өчен рәхмәт белдереп, клиниканың спорт чаралары вакытында медицина ярдәме күрсәтүдә барлык мөмкинлекләре булуын җиткергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз