news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FIFA вәкиле: «Kazan-Arena – искиткеч стадион»

Бу уникаль стадион, дип ассызыклады Кристиан Унгер

 (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы белән танышу өчен ФИФА һәм "Россия-2018" оештыру комитетының уртак делегациясе килде. 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын кабул итә торган Kazan-Arena стадионы уңай хис-кичерешләр калдырды, дип билгеләп үтте FIFA футбол буенча ДЧ координацияләү һәм әзерләү буенча департамент башлыгы Кристиан Унгер.

“Стадионны карап чыкканнан соң, бу искиткеч стадион дигән хис калды, аның инде берничә ай дәвамында эшләве дә күңелгә хуш килә, - дип билгеләп үтте Кристиан Унгер. - Моның белән бәйле рәвештә, безнең оператив планлаштыру эшләре җиңеләя, чөнки стадион эшли инде, безгә сызымнар сызып, аны күзаллау кирәкми. Без ярышлар вакытында стадионның эшенә анализ ясый алабыз”.

“Бу уникаль стадион. Ул җирле футбол клубы һәм Казан ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Болар барысы да аны башка стадионнардан үзгә итеп күрсәтә”, - дип ассызыклады Кристиан Унгер.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot